- РУС
- ТАТ
Бичер. Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасы буенда, Теләче авылыннан 25 км көньяктарак урнашкан
1680 елдан Мирәтәк Пүчинкәсе исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганкларда Бичер исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, курыс төшерү һәм мунчала ясау, тимерчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1874 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 299,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елныңң 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Олы Нырсы авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Ак чишмэ» колхозы оештырыла. 1937 елдан «Кремль» колхозында (үзәк утары – Олы Нырсы авылы), 1957 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары– Үзәк поселогы, 1962 елда Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә), 1964 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1965 елдан) –«Җәлил» (үзәк утары – Олы Нырсы авылы) совхозларында, 1996 елдан «Нырсы» авыл хуҗалыгы берләшмәләре ассоциациясендә эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
2016 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан Олы Нырсы урта мәктәбе филиалы) була.
Клуб (1983 елдан), мәчет (2001 елдан) бар. «Наза» фольклор (2014 елдан) һәм «Сәхнә» театр (2017 елдан) коллективлары эшли.
Г.Ф.Зыятдинов (1940–2017) – журналист, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Авыл» телетапшыруы авторы һәм алып баручысы;
И.З.Низамиев (1975 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты;
Х.М.Хөснетдинов (1974 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты.
1782 елда – 17 ир-ат;
1859 елда – 174,
1897 елда – 247,
1908 елда – 351,
1920 елда – 326,
1926 елда – 288,
1938 елда – 286,
1949 елда – 563,
1958 елда – 238,
1970 елда – 244,
1979 елда – 210,
1989 елда – 167,
2002 елда – 155,
2010 елда – 133,
2020 елда – 104 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.