Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1862 елда төзелә), мәдрәсә, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 966,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында.

1930 ның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Алан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Күкчә» колхозы оештырыла, 1959 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1960 елдан) «Родина» колхозында (үзәк утары – Балыклы авылы). 1995 елда «Алан» крестьян хуҗалыклары берләшмәсенә үзгәртелә, 2004 елдан «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп була.

Китапханә (1930 елдан, 1956 елга кадәр уку өе, 1970 еллар ахыры–1980еллар башыннан клуб бинасында урнаша), клуб (1964 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Клуб каршында «Хәзинә» фольклор (2010 елдан) һәм «Сердәш» театр (2016 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.Ш.Гарипов (1958 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы, Татарстан Республикасының Саба районы «Уңыш» колхозының баш зоотехнигы (1986 елдан);

Р.Ш.Кәримуллин (1935–2012) – нәкышьче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 86 ир-ат;
1859 елда – 486,
1897 елда – 665,
1908 елда – 744,
1920 елда – 670,
1926 елда – 510,
1938 елда – 485,
1949 елда – 481,
1958 елда – 418,
1970 елда – 412,
1979 елда – 343,
1989 елда – 257,
2002 елда – 213,
2010 елда – 193,
2020 елда – 182 кеше (татарлар).