Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Кибәхуҗа исеме белән искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 тегермән, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1747 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда М.Вахитов исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан авыл – Вахитов исемендәге берләштерелгән (аңа шулай ук Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа авыллары да керә), 1958 елдан – «Уңыш» колхозларының үзәк утары, 1996–2004 елларда «Уңыш» күмәк предприятиесе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Клуб (бинасы 1983 елда төзелә), китапханә (клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар.

Клуб каршында «Жәүһәр» фольклор (2017 елдан), «Сәхнә» театр (2019 елдан) коллективлары эшли. Төзекләндерелгән «Әҗекә» чишмәсе бар.

Авылдан көньяк-көнчыгышка таба археология истәлеге – Казаклар авыллыгы (гомум болгар ядкәре)) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Кәлимуллин (1958 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты;

Р.А.Үтәбаев (Үтәбай-Кәрими) (1933–2005) – шәркыятьче, татар, башкорт халыклары мәдәнияте тарихы, ислам дине белеменә, Шәрык халыкларына аң-белем таратуга багышланган хезмәтләр авторы.

Халык саны

1782 елда – 129 ир-ат;
1859 елда – 932,
1897 елда – 898,
1908 елда – 1330,
1920 елда – 910,
1926 елда – 827,
1938 елда – 809,
1949 елда – 493,
1958 елда – 393,
1970 елда – 302,
1979 елда – 255,
1989 елда – 185,
2002 елда – 176,
2010 елда – 163,
2020 елда – 145 кеше (татарлар).