- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасы буенда, Теләче авылыннан 26 км көньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганкларда Богородский исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау, тимерчелек, киез-киез итек басу, тегүчелек кәсепчелеге, агач эшкәртү таралган була.
XIX йөзнең икенче яртысында берара Карабаян волосте үзәге булып тора.
XX йөз башында Казан Богородица чиркәве (XVIII йөз башында салынган агач чиркәү янган урында 1899 елда төзелә; сакланмаган), земство мәктәбе (1868 елда ачыла), су тегермәне, ярма яргыч, тимерчелек, 2 сыраханә, шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете була; җомга саен базар эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1019,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Олы Нырсы авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Искра» колхозы оештырыла. 1957 елда Иске Карабаян авылы белән «Новый путь» колхозына берләшә, шул ук елда Сталин исемендәге (үзәк утары – Үзәк поселогы, 1962 елда Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә), 1964 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1965 елда) – «Җәлил» (үзәк утары – Олы Нырсы авылы) совхозларына кушыла.
1998 елда совхоз ярдәмче хуҗалык алып бару өчен «Агрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыятегә керә.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве эшли (2016 елдан).
Авыл янында археология истәлеге – Бигер табылдыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.
А.М.Захаров (1918–?) – дәүләт эшлеклесе, 5 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, Бөек Ватан сугышында катнаша;
А.А.Куржанова (1960 елда туган) – география фәннәре кандидаты.
1782 елда – 90 ир-ат;
1859 елда – 499,
1897 елда – 687,
1908 елда – 783,
1920 елда – 763,
1926 елда – 670,
1938 елда – 460,
1949 елда – 353,
1958 елда – 306,
1970 елда – 191,
1979 елда – 142,
1989 елда – 74,
2002 елда – 44,
2010 елда – 33,
2020 елда – 15 кеше (руслар, керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.