- РУС
- ТАТ
Югары Ачы. Татарстанның Теләче районындагы авыл, Кече Мишә елгасы буенда, Теләче авылыннан 5 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Урта Ачы исеме белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, чана, тәгәрмәч ясау кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 34 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә.
1931 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан – Ильич исемендәге колхозда (үзәк утары – юкка чыккан Сельцо Завод авылы, шулай ук Ачы, Комаровка, юкка чыккан Белогорка, Югары Ачы торак пунктлары да керә), 1996 елдан – «Рассвет» крестьян хуҗалыклары берләшмәсе, 1998 елдан «Тюлячинская» агрофирмасы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1859 елда – 83,
1897 елда – 148,
1908 елда – 145,
1920 елда – 143,
1926 елда – 368,
1938 елда – 164,
1949 елда – 119,
1958 елда – 98,
1970 елда – 107,
1979 елда – 98,
1989 елда – 75,
2002 елда – 76,
2010 елда – 59,
2020 елда – 53 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.