- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасы буенда, Теләче авылыннан 24 км көньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан билгеле.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1859 ел мәгълүматларына караганда, мәчет (1930 еллар башында янып китә) була.
XX йөз башында мәдрәсә, су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1619,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер Олы Нырсы авыл җирлеге үзәге.
1931 елда авылда «Кремль» колхозы оештырыла. 1937 елда аңа «Ак чишмә» (Кече Мирәтәк авылы) һәм «Таш кичү» (Кече Нырсы авылы) колхозлары да керә. 1957 елдан – Сталин исемендәге колхозда (үзәк утары – Үзәк поселогы), 1964 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1965 елда) авыл «Җәлил» совхозы (Олы Нырсы авылы – үзәк утары; аңа шулай ук Карабаян, Субаш, Айдар, Борчаклы Яз, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы, Иске Карабаян, Тәмте авыллары да керә) оештырып бүленеп чыга.
1996 елда «Нырсы» авыл хуҗалыгы берләшмәләре ассоциациясенә үзгәртелә. И.И.Зәкиев, Ә.Н.Сабитов (бакча җиләге үстерү), Ә.М.Сәлахиев, И.З.Хөснетдинов һәм Р.К.Шакирҗанов крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Совет власте елларында май заводы (1958–1990 елларда), икмәк пешерү йорты (1950–1990 елларда), тегү цехы була.
Революциядән соң башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – тулы булмаган урта, 1954 елда урта (1938 һәм 1978 елларда яңа биналарда) мәктәпкә үзгәртелә; 1984 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее ачыла.
1980 елларда мәктәп җирлегендә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогының урта һөнәри-техник белем бирү училищесы эшли.
Балалар бакчасы (1935 елда ясле ачыла, 1941–1950 елларда эшләми, 1967 елдан балалар бакчасы, 1993 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1933 елдан, башта клуб буларак эшли, 1962 елдан яңа агач бинада, 2013 елда яңа бина төзелә), китапханә (1933 елдан клуб каршында уку өе, 1949 елдан китапханә, 1985 елдан совхоз конторасы бинасында, 2004 елдан балалар бакчасы бинасында, 2013 елданяңа мәдәният йортында), фельдшер-акушерлык пункты (1930 нчы еллар башыннан, 1975–2003 елларда участок хастаханәсе), мәчетләр (1996 һәм 2015 еллардан) бар. 2009 елда авылда янгыннан саклау посты ачыла.
Мәдәният йорты каршында «Нур» театр һәм «Тальян моннары» фольклор коллективлары (икесе дә 2017 елдан) эшли.
Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Олы Нырсы I һәм II авыллыклары (Алтын Урда чоры болгар ядкәре), Олы Нырсы I каберлеге (Алтын Урда чоры болгар ядкәре, Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер ядкәрләре,), Олы Нырсы II каберлеге (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер ядкәре), эпиграфика истәлеге – Олы Нырсы кабер ташы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре), Нырсы I (бронза дәвере, Ананьино культурасы), II (монголларгача чор болгар ядкәре, X–XII йөзләр) табылдыклары табыла.
Г.Г.Галиев (1916–1991) – Социалистик Хезмәт Герое, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Бөек Ватан сугышында катнаша.
1782 елда – 77 ир-ат;
1859 елда – 512,
1897 елда – 875,
1908 елда – 895,
1920 елда – 958,
1926 елда – 890,
1938 елда – 829,
1949 елда – 574,
1958 елда – 757,
1979 елда – 702,
1989 елда – 513,
2002 елда – 506,
2010 елда – 494,
2020 елда – 432 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.