Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 су тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1437,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.

Хәзер – Алан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда (башка мәгълүматлар буенча, 1931 елда) «Байкал» колхозы оештырыла. 1959 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1960 елда) «Байкал», «Марс-2» (Алан авылы), «Красный ключ» (Ключище авылы), «Күкчә» (Күкчә авылы) хуҗалыклары «Родина» колхозына (Балыклы авылы – үзәк утар) берләшәләр.

1995 елда «Алан» крестьян хуҗалыклары берләшмәсенә үзгәртелә, 2004 елдан «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Башлангыч мәктәп (2013 елдан Алан урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты (1965 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1967 елдан), мәчет (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.

Мәдәният йорты каршында «Ядкәр» фольклор (2016 елдан) һәм «Нур» театр (2017 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Тау асты» чишмәсе (2014 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 102 ир-ат;
1859 елда – 664,
1897 елда – 897,
1908 елда – 1058,
1920 елда – 1015,
1926 елда – 749,
1949 елда – 618,
1958 елда – 505,
1970 елда – 469,
1979 елда – 404,
1989 елда – 307,
2002 елда – 304,
2010 елда – 310,
2020 елда – 270 кеше (татарлар).