- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасының сул кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 11 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1930 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Саба районында. 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Үзәк авыл җирлегендә.
1929 елда авылда «Алга» колхозы (беренче рәисе – Д.Йосыпов) оештырыла, 1937 елдан Сталин исемендәге совхозда (үзәк утары – Сталин исемендәге совхоз поселогы), 1962 елда Ленин исемендәге совхозга (үзәк утары – Үзәк поселогы) үзгәртелә, 1968 елдан Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Фельдшер-акушерлык пункты бар.
2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (2013–2016 елларда – Үзәк урта мәктәбе филиалы).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.