- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нысы елгасы буенда (Мишә елгасының сул кушылдыгы), Теләче авылыннан 38 км көнчыгыштарак урнашкан
XVI йөзнең икенче яртысында татарлар нигез сала. Руслар авылга XVII йөзнең икенче яртысында Комаровка авылыннан күчеп утыралар. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XVII йөз ахырларыннан авылда православие приходы була. 1814 елда янып киткән агач чиркәү урынына (Саурыш авылыннан китерелә) 1818 елда (башка мәгълүматларга караганда 1819 елда) таштан Троица чиркәве (1851 – 1861 елларда рухани А.С.Руднев, алпавыт В.И.Лощинская һәм приход кешеләре акчасына яңадан корыла, 1871 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча яңа чаң манарасы төзелә, 1940 елда ябыла, өлешчә сакланган, классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге), аның каршында китапханә эшли.
1842 елда Дәүләт милке палатасы тарафыннан училище ачыла, шулай ук аның каршында китапханә эшли.
XX йөз башында волость идарәсе урнаша, земство мәктәбе эшли (1871 елда училище базасында ачыла, 1917 елга кадәр 2 класслы уку оештырыла), 2 тимерчелек, 3 май язу йорты, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2446 дисәтинә тәшкил итә.
Авыл аша Екатерина юлы уза, аның буенча Казан, Вятка, Уфа губерналарына товар ташыйлар.
Авыл янында хатын-кызлар монастыре урнашкан була, анда тегү остаханәсе эшли (1930 елларга кадәр, соңыннан анда туберкулезга каршы диспансер урнаша, 1980 елларга кадәр гамәлдә була, бинасы сакланмаган).
Гражданнар сугышы елларында авылда хәрби комиссариат, революция комитеты урнаша.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Әбде авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда «Красные всходы» колхозы оештырыла. 1957 елдан Тәкәнеш районының «Нырты» совхозында (үзәк утары – Нырты совхозы поселогы, Татарстан Республикасының Кукмара районы), 1965 елдан авыл – Саба, 1991 елдан – Теләче районыныңң «Әбде» совхозы үзәк утары (аңа шулай ук Туктамыш, Ташлыяр авыллары керә).
1993 елда (башка мәгълүматларга караганда 1996 елда) «Әбде» күмәк предприятиесенә үзгәртелә, 2003 елда «Әбде» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (2008 елга кадәр эшли). Хәзер «Әбде» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1917 елда революциядән соң, земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – колхоз яшьләре мәктәбенә, 1940 елларда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (яңа агач бинада), 1992 елда – урта (яңа кирпеч бинада), соңрак тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (2015 елдан Олы Мишә урта мәктәбе филиалы).
Мәдәният йорты (1992 елда төзелгән бинада), китапханә (1930 еллардан, 1920 елларда уку өе, клуб бинасында урнашкан, 1984 елда Туктамыш авылы китапханәсе фонды белән тулылана, хәзер мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Троица Живоначальная кәшәнәсе (2017 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Задоринки» вокал коллективы (2012 елдан) эшли.
А.К.Ксенофонтов (1910–1940) – рядовой, совет-фин сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое (авылда истәлек плитасы (2014 ел) һәм Геройга һәйкәл (1981 ел, 2015 елда яңартыла) куелган, РФнең елга флоты министрлыгы судносы Герой исемен йөртә.
Авыл белән ТАССР һәм РСФСРның атказанган урман белгече Н.М.Миңнехановның (җирле мәктәп укучысы); СССР Язучылар берлеге әгъзасы Т.Н.Поликарпованың (Бөек Ватан сугышы елларында җирле мәктәптә укый) тормышы бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.