Административ-территориаль буйсынуы

1931 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, с 29.11.1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Яңа Бүләк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яңа Бүләк» колхозы оештырыла. 1950 елда аңа Байбүляк, Күктәк-Мирсәет, Иске Теләнче авыллары кушыла. 1960 елда хуҗалыкның исеме «Игенче» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Яңа Бүләк авылы). 1995 елдан авылда – «Игенче» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1986 елда – урта (1972 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1979 елдан), мәдәният йорты (1950 елдан, 1976 елдан – яңа бинада), китапханә (1952 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар. 2001 елда И.Шакировның музей-йорты ачыла (оештыручысы –Тукай районы башкарма комитеты).

Мәдәният йорты каршында «Нур» театр (1998 елдан, 2009 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Г.Б.Гыймазетдинова), «Мизгел» курайчылар ансамбле (2016 елдан), «Илһам» фольклор (1999 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Илһам чишмәсе», «Шәмсегаян абыстай» кизләүләре урнашкан.

Күренекле кешеләре

И.Ш.Гыймадиев (1963 елда туган) – Татарстан Республиксының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры, «Органик Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры (2015 елдан);

И.Г.Шакиров (1935–2019) – җырчы, ТАССРның, Каракалпак АССРның, РСФСРның халык артисты, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Халыклар дуслыгы, Почет орденнары кавалеры; 2020 елда туган авылында бюсты урнаштырыла (скульпторы – В.Абдуллина).

Халык саны

1949 елда – 245,
1958 елда – 237,
1970 елда – 287,
1979 елда – 234,
1989 елда – 283,
2002 елда – 298,
2010 елда – 307,
2020 елда – 274 кеше (татарлар).