- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Игәт елгасы буенда, Чаллы шәһәреннән 37 км төньяктарак урнашкан
XVIII йөз уртасына кадәр нигезләнә. Реолюциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Таирпова буларак та искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү, күмер белән сату итү тарала.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, бакалея кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1186 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.
Хәзер – Боерган авыл җирлегендә.
1930 елда «Күргәзмә» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Кама» колхозы (үзәк утары – Боерган авылы), 1997 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авыл янында археология истәлеге – Туер авыллыгы (Пьянобор культурасы).
1816 елда – 37 ир-ат;
1834 елда – 92,
1859 елда – 227,
1870 елда – 250,
1884 елда – 316,
1906 елда – 434,
1913 елда – 503,
1920 елда – 533,
1926 елда – 392,
1938 елда – 271,
1949 елда – 258,
1958 елда – 220,
1970 елда – 163,
1979 елда – 131,
1989 елда – 66,
2002 елда – 62,
2010 елда – 59,
2020 елда – 39 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.