Тарихы

1721–1722 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кламчитамак буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту һәм тимерчелек тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (беренче таш мәчет XIX йөзнең икенче яртысында сәүдәгәр З.С.Хәлфин акчасына төзелә, 2000 елларда торгызыла, дини архитектура истәлеге; икенче агач мәчет XX йөз башында «Борадәр Хәлфиннәр» ширкәте акчасына төзелә, 1930 елларда ябыла, 1992 елда кабат эшли башлый, дини архитектура истәлеге), мәктәп, мәдрәсә (1910 елдан), 3 су тегермәне, 2 тимерчелек, 2 икмәк саклау-сату кибете, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3506 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.

Хәзер – Теләнче Тамак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Мәгариф» колхозы оештырыла. 1958 елда аңа – Казаклар, Таулык, Хуҗи, 1961 елда Останково авыллары керә. 1994 елда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2005 елдан авылда «Кама» агрофирмасы» эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – тулыы булмаган урта, 1935 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1976 елда яңа бина төзелә), 1993 елда Н.Х.Шәрипов исеме бирелә. 1976 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее эшли башлый (оештыручысы – Р.Г.Габетдинова).

Авылда балалар бакчасы (1934 елдан, 1980 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1989 елдан – яңа бинада), китапханә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-йорты (1964 елдан), Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты (2001 елдан), амбулатория хастаханәсе (1940 елдан, 1972 һәм 2000 елларда яңа биналар төзелә), 2 мәчет бар.

Мәдәнят йорты каршында «Алтын битлек» театр (елдан 1965, 1967 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Н.Әхмәтгалиева), «Иганә» фольклор (2015 елдан), «Ефәк» вокаль (2018 елдан), «Хәзинә» (с 2012 г.) коллективлары эшли.

Авылда сәүдәгәр З.Хәлфин акчасына төзелгән мәдрәсә биналары комплексы (XIX йөз ахыры), Хәлфиннәр кибете, ындыр табагы (XX йөз башы) һәм утары (XX йөз башы, хәзер бинасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-йорты буларак файдаланыла).

Авыл янында төзекләндерелгән «Изге чишмә» урнашкан.

Күренекле кешеләре

Р.Ф.Закиров (1952 елда туган) – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе директоры (2001 елдан), Татарстан Республиксының атказанган төзүчесе, Татарстан Республиксының Дәүләт бүләге лауреаты;

Х.З.Кушай (1897–1984) – шәркыятьче-тюрколог, этнограф, археолог, философия докторы, Әнкара шәһәренең Этнография музее директоры (1927–1929, 1950–1962);

Р.Н.Низамов (1939 елда туган) – ветеринария микробиологы, радиобиолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республиксының атказанган фән эшлеклесе;

Р.Г.Петрова (1957 елда туган) – тарихчы, социолог, тарих фәннәре кандидаты;

Ф.С.Сафиуллина (1938–2011) – тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республиксының атказанган мәктәп укытучысы, Татарстан Республиксының атказанган фән эшлеклесе;

Р.Г.Шәрәфиев (1947 елда туган) – инженер-механик, техник фәннәр докторы, профессор, РФнең мактаулы машина төзүчесе .

Халык саны

1859 елда – 623,
1870 елда – 962,
1897 елда – 1820,
1906 елда – 1665,
1920 елда – 2253,
1926 елда – 1685,
1938 елда – 1767,
1949 елда – 1503,
1958 елда – 2047,
1970 елда – 1677,
1979 елда – 1505,
1989 елда – 1236,
2002 елда – 1202,
2010 елда – 1242,
2020 елда – 1160 кеше (татарлар).