Тарихы

1702 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч ясау, киез итек басу, чабата үрү, йөк ташу, сәүдә эше тарала.

1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында халкы Е.И.Пугачев ягында актив катнаша.

XX йөз башында авылда мәчет (1814 елдан мәгълүм), мәктәп, Халык мәгарифе училищесы, калач пешерү йорты, 2 бакалея кибете, сатып алынган икмәкне саклау амбарлары эшли, сишәмбеләрдә базар өуздырыла.

1913 елда авыл җәмәгатенең имана җире 1185 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Боерган авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Алмаз» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Кама» колхозы (үзәк утары – Боерган авылы), 1997 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2001 елдан) бар.

Халык саны

1834 елда – 69 ир-ат;
1859 елда – 509,
1870 елда – 502,
1884 елда – 639,
1897 елда – 602,
1906 елда – 770,
1913 елда – 762,
1920 елда – 934,
1926 елда – 589,
1938 елда – 444,
1949 елда – 386,
1958 елда – 286,
1970 елда – 198,
1979 елда – 156,
1989 елда – 93,
2002 елда – 97,
2010 елда – 109,
2020 елда – 73 кеше (татарлар).