- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Иске Дөреш
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Чаллы – Сарман автомобиль юлы буенда, Чаллы шәһәреннән 28 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1721 елга кадәр нигезләнә. Әүвәлге исеме – Дөреш. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 785,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.
Хәзер – Иске Дөреш авыл җирлеге үзәге.
1929 елда Ленин ичем. колхоз оештырыла (беренче рәисе – С.Әфләтунов). 1958 елда аңа Җикәнлекүл поселогы, Таулы Дөреш авылы керә. 1960 елда, Октябрь Бүләге һәм Салих-Тукай авыллары кушылганнан соң, хуҗалыкның исеме Тукай исемендәге колхоз дип үзгәртелә (үзәк утары – Иске Дөреш авылы).
1998 елдан авылда – Тукай исемендәге җитештерү кооперативы, 2006 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзерге вакытта «Фәррахов», «Шиһапов» крестьян-фермер хуҗалыклары бар.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1928 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык (1975 елда яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, 2011 елда – төп, 2016 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда балалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты, китапханә (икесе дә –1976 елдан), мәктәптән тыш эш үзәге (1998 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Солтан» мәчете (2002 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Нур» фольклор, «Сәйлән» театр, «Хыял» хореография коллективлары эшли.
Ә.Г.Гәрәй (1910–1967) – шагыйрь, «Эшче» газетасының (Мәскәү) әдәби хезмәткәре, шигырьләр, поэмалар, очерклар җыентыклары авторы.
1897 елда – 625,
1926 елда – 391,
1938 елда – 475,
1949 елда – 400,
1958 елда – 380,
1970 елда – 393,
1979 елда – 338,
1989 елда – 337,
2002 елда – 382,
2010 елда – 427,
2020 елда – 384 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.