Тарихы

1703 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 708,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.

Хәзер – Яңа Бүләк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Адым» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Яңа Бүләк» (үзәк утары – Яңа Бүләк авылы), 1960 елдан – «Игенче» (үзәк утары – Яңа Бүләк авылы) колхозлары, 1995 елдан – «Игенче» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәчет (1999 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Х.Зәйнашева (1928–2005) – шагыйрә, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республиксының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1870 елда – 360,
1897 елда – 540,
1926 елда – 366,
1938 елда – 374,
1949 елда – 377,
1958 елда – 216,
1970 елда – 212,
1979 елда – 172,
1989 елда – 691,
2002 елда – 86,
2010 елда – 87,
2020 елда – 81 кеше (татарлар).