Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм, башка фикер буенча, XVII йөз уртасында нигезләнә (2004 елда авылда аның 350 еллыгы бәйрәм ителә).

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асабалар катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (алар 1848 елдан мәгълүм), мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2529,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Иске Абдул авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Трактор» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Хәлиуллин). 1953 елда, Ирек Таңы, Левашево, Торнаташ, Мерәс авыллары белән бергә, берләштерелгән Фрунзе исемендәге колхозга кушыла (үзәк утары – Иске Абдул авылы). 1963 елда хуҗалыкның исеме «Алга» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Иске Абдул авылы).

1996 елдан авылда – «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1928 елда – җидееллык, 1965 елда –сигезьеллык, 1975 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1977 елда яңа бина төзелә). 1963 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – З.Ш.Дәүләтшин).

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан), мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1970 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Асылъяр» фольклор (2012 елдан, 2021 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – К.Т.Хөсәенова), «Хыял» балалар театр (2016 елдан), «Мизгел» театр (1991 елдан) коллективлары эшли.

1978 елда мәктәп бинасы каршында В.И.Ленин һәйкәле ачыла. 2009 елдан авылда «Гиндукуш» сугышчан дан музее (интернационалист сугышчыларның хәрби-патриотик музее, нигезләүчесе – А.М.Якупов) эшли; экспозиция мәйданы – 212 кв.м, экспозиция 1500 дән артык саклау берәмлеген үз эченә ала, 3 залны – Сугышчан дан, ату коралы һәм мәгълүмати-күргәзмә залларын били.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан.

Күренекле кешеләре

Х.Ә.Әхмәтгалиев (1942 елда туган) – Тукай районы «Татарстан» совхозы директоры (1973–1993), ТАССРның атказанган икътисадчысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;

М.Җ.Гаитов (1935 елда туган) – икътисадчы, Татарстан Республиксының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республиксының атказанган икътисадчысы;

Р.Ш.Гайфуллин (1935 елда туган) – Татарстан Республиксының атказанган спорт остасы, Россиянең милли көрәш буенча ике тапкыр чемпионы (1971, 1973);

З.Ш.Дәүләтшин (1935 елда туган) – төбәк тарихчысы.

Халык саны

1762 елда – 68,
1816 елда – 219,
1834 елда – 369 ир-ат;
1870 елда – 1146,
1897 елда – 1603,
1920 елда – 1934,
1926 елда – 1366,
1938 елда – 1232,
1949 елда – 769,
1958 елда – 641,
1970 елда – 780,
1979 елда – 597,
1989 елда – 447,
2002 елда – 494,
2010 елда – 498,
2020 елда – 480 кеше (татарлар).