Административ-территориаль буйсынуы

1979 елда нигезләнә, 1984 елда торак пункт буларак теркәлә. Хәзер – Князево авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1981 елда «Сосновоборский» совхозы оештырыла. 2000 елда хуҗалык шул ук исемдәге агрофирма, 2003 елда – нәсел репродукторы, 2004 елда – нәсел заводы, кабат шул ук елда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә (1996–2003 елларда «Чаллы ит комбинаты» акционерлык җәмгыяте карамагында була).

2008 елдан поселокта «Камский Бекон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен дуңгызлар комплексы эшли. Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре – үсемлекчелек, сәнәгый дуңгызчылык.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта балалар бакчасы (2015 елдан), «Яшьлек» спорт комплексы (2012 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1995 елдан), мәчет (2013 елдан) бар.

Халык саны

1989 елда – 167,
2002 елда – 885,
2010 елда – 1025,
2020 елда – 1402 кеше (татарлар – 49%, руслар – 41%).