- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Шилнә елгасы буенда, Чаллы шәһәреннән 20 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында татар авылы буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге рус телендәге чыганакларда Шильнабаш буларак искә алына.
XVIII йөз уртасында авыл тирәсендәге җирләр Шилнә бакыр кою заводы хуҗасы И.И.Небогатовка сатыла һәм рус сарай (1797 елдан – удел) крестьяннары килеп утыра башлый. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү тарала.
XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1308 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Мыс Чаллысы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.
Хәзер – Шилнәбаш авыл җирлеге үзәге.
1929 елда «Новый путь» колхозы оештырыла (1948 елда Тогаево авылы кушыла). 1957 елдан аывылда – «Татарстан» совхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1964 елдан – Чаллы терлек симертү совхозы, 2002 елдан – «Челнинский» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан «Шилнәбаш» эшли.
2017 елдан «Академия вкуса» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеэшләп килә (икмәк һәм камыр ризыклары, тортлар җитештерә).
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә, Чаллы шәһәре предприятиеләрендә эшли.
1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – сигезьеллык, 1976 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә). 1983 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее эшли башлый (оештыручысы – А.В.Заикин).
Авылда балалар бакчасы (1970 елдан, 1976 һәм 1991 елларда яңа биналар төзелә), «Нива», китапханә (икесе дә – 1975 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1947 елдан, 1983 елда яңа бина төзелә), мәдәният һәм ял паркы (2020 елдан), Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәве (2013 елдан), «Зиннур» мәчете (2018 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында яшьләр «Маска» театр (2009 елдан, 2011 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Г.Ш.Садыйкова), «Родничок» хореография (1982 елдан), «Нивушка» фольклор (1977 елдан), «Россияночка» вокаль (1984 елдан) коллективлары эшли.
Авыл янында төзекләндерелгән «Ивушка» чишмәсе урнашкан.
1795 елда – 332,
1870 елда – 359,
1897 елда – 877,
1906 елда – 1008,
1920 елда – 930,
1926 елда – 784,
1938 елда – 674,
1949 елда – 391,
1958 елда – 287,
1970 елда – 312,
1979 елда – 474,
1989 елда – 783,
2002 елда – 883,
2010 елда – 990,
2020 елда – 1298 кеше (руслар – 63%, татарлар – 30%, чуашлар – 3%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.