Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында нигезләнә, 1960 елларга кадәр Салих дип атала.

Нигезләнгән вакыттан авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Иске Дөреш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Май» колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Гыйззәтуллин). 1950 елдан – берләштерелгән Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Октябрь Бүләге авылы), 1960 елдан – Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Дөреш авылы), 1998 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2006 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Хәзерге вакытта «Фәррахов», «Шиһапов» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1934–1954 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

З.З.Сабиров (1956 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республиксының атказанган азык-төлек һәм эшкәртү индустриясе хезмәткәре, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы;

З.К.Сәхәбиева (1951 елда туган) – җырчы, педагог, Татарстан Республиксының халык артисты.

Халык саны

1920 елда – 90,
1926 елда – 92,
1949 елда – 178,
1958 елда – 148,
1970 елда – 74,
1979 елда – 37,
1989 елда – 22,
2002 елда – 13,
2010 елда – 25,
2020 елда – 26 кеше (татарлар).