Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Түбән Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла. 1952 елдан авылда – «Югары Үрнәк» (үзәк утары – Югары Суыксу авылы), 1958 елдан – «Коммунизм» (үзәк утары – Түбән Суыксу авылы) колхозлары, 1997 елдан – «Суыксу» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2000 елдан), мәчет (2010 елдан) бар. Авыл янында төзекләндерелгән «Тылсымлы чишмә» урнашкан.

Халык саны

1920 елда – 237,
1926 елда – 134,
1938 елда – 315,
1949 елда – 434,
1958 елда – 258,
1970 елда – 240,
1979 елда – 180,
1989 елда – 110,
2002 елда – 101,
2010 елда – 161,
2020 елда – 330 кеше (татарлар).