Административ-территориаль буйсынуы

1972 елда «Гигант» совхозының яңа үзәк утары буларак нигезләнә (хуҗалыкка Әҗмәкәй, Яңа Сарайлы, Иске Гәрдәле, хәзер инде юкка чыккан Дубровая Грива, Яңа Гәрдәле, Федоровка авыллары керә).

Нигезләнгән вакыттан Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районына керә.

Хәзер – Әҗмәкәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1995 елда «Гигант» колхозы – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1975 елда урта мәктәп ачыла. 1995 елдан мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (нигезләүчесе – Н.Н.Секретарева).

Поселокта «Дуслык» мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1981 елдан), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (1981 елдан, 2000 елдан – яңа бинада), балалар бакчасы (1975 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1975 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.

Поселок янында төзекләндерелгән «Кызлар чишмәсе» урнашкан.

Халык саны

1979 елда – 925,
1989 елда – 1635,
2002 елда – 2042,
2010 елда – 1893,
2020 елда – 2045 кеше (татарлар – 78%).