Тарихы

1780 елларга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Мулловка буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1832–1852 елларда халык һәм Император сарае министрлыгы акчасына Троица чиркәве төзелә (архитекторы – Я.И.Алфеев, рус-византия стилендәге эклектика дини архитектура истәлеге; 1939 елда ябыла; 2003 елда дин тотучыларга кайтарыла, 2009 елдан торгызу эшләре бара).

XX йөз башында авылда Троица чирәве, земство мәктәбе (1877 елда ачыла), (1903 елда ачыла), су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1475 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Мыс Чаллысы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Яңа Троица авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Азин исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан авылда – «Татарстан» (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1965 елдан – «Новотроицкий» (КамАЗның ярдәмче хуҗалыгы, үзәк утары – Яңа Троица авылы; хуҗалыкка шулай ук Калиновка, Күперле, Суровка, Шөкрәле авыллары керә) совхозлары, 1996–2004 елларда – «Новотроицкий» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан «Тукаевский племрепродуктор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1973 елдан – сигезьеллык, 1981 елдан урта мәктәп эшләп килә.

Авылда балалар бакчасы (1969 елдан), мәдәният йорты (1973 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, «Өмет» мәчете (2007 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Новый век» вокаль, «Арлекино» балалар театр, «Бенефис» театр коллективлары эшли.

Халык саны

1795 елда – 426,
1870 елда – 818,
1897 елда – 914,
1913 елда – 839,
1920 елда – 754,
1926 елда – 486,
1938 елда – 404,
1949 елда – 860,
1958 елда – 491,
1970 елда – 371,
1979 елда – 658,
1989 елда – 608,
2002 елда – 785,
2010 елда – 1006,
2020 елда – 1608 кеше (руслар – 50%, татарлар – 43%, чуашлар – 3%).