Тарихы

1782 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, җил тегермәне була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1131 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Түбән Суыксу авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елдан, Югары Суыксу, Мазино, Куады, Яңа Мусабай авыллары белән бергә, берләштерелгән «Коммунизм» колхозына керә (үзәк утары – Түбән Суыксу авылы). 1997 елдан авылда – «Суыксу» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәчет бинасында урнаша), 1929 елда – җидееллык, 1974 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә). 1979 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – М.А.Әгъзәмов).

Авылда балалар бакчасы (1976 елдан), мәдәният йорты (1962 елдан), китапханә (1963 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1975 елдан), мәчет (1994 елдан), «Алга» универсаль спорт комплексы (2020 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Нур» театр коллективы эшли. Авыл янында төзекләндерелгән «Алачык» чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

М.К.Кашапов (1922–2004) – артист, драматург, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы халык театры режиссёры (1960 елдан), Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1870 елда – 438,
1897 елда – 775,
1920 елда – 1194,
1926 елда – 870,
1938 елда – 845,
1949 елда – 629,
1958 елда – 521,
1970 елда – 539,
1979 елда – 709,
1989 елда – 939,
2002 елда – 1001,
2010 елда – 1069,
2020 елда – 1374 кеше (татарлар).