Административ-территориаль буйсынуы

1970 елларда нигезләнә. 1980 елга кадәр административ җәһәттә Чаллы шәһәренә буйсына.

Хәзер – Бәтке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселок янәшәсендә республика әһәмиятендәге нефть продуктларын саклау урыны урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1974–2002 елларда поселокта клуб, балалар бакчасы эшли (1991 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункы (2020 елдан) бар.

2020 елда шунда Тукай районының муниципаль архивы күчә (бабалар бакчасы бинасында).

Халык саны

2010 елда – 491,
2020 елда – 410 кеше (руслар, татарлар).