Тарихы

1881 елда Уфа губернасының Минзәлә өязе Тарлау авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Мусабай буларак та искә алына.

Халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, шулай ук агач күмере әзерләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 3 ярма яргыч, 3 икмәк киптергеч, тимерчелек эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 5528,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Мусабай-Завод авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Марс» колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Мәҗитов). 1950 елда аңа – Кзыл-Байрак, 1958 елда Ташкичү авыллары керә (үзәк утары – Мусабай-Завод авылы). 1959 елда М.Җәлил исемендәге колхоз итеп үзгәртелә (үзәк утары – Мусабай-Завод авылы). 1996 елдан авылда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан «Агросила-Групп» акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1957 елда – башлангыч, 1965 елда – сигезьеллык, 1976 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә). 1998–2015 елларда мәктәп җирлегендә – музыка мәктәбе, 2000–2018 елларда спорт мәктәбе филиаллары эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1972 елдан), китапханә (1955 елдан), балалар бакчасы (1969 елдан, 1983 елдан – яңа бинада, 2005 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1962 елдан), мәчет (1975 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Мусабай» театр коллективы эшли (1976 елдан, 1997 елдан – халык театры, нигезләүчесе – К.Н.Заһретдинова).

Авыл янында төзекләндерелгән «Мәүләветдин» чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

А.Ә.Гәрәев (1987 елда туган) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республиксының атказанган артисты;

Р.Х.Хәмитов (1952 елда туган) – спортчы (татар-башкорт спорт көрәше), РСФСРның спортның милли төрләре буенча спорт остасы, Татарстан Республиксының атказанган спорт остасы.

Халык саны

1897 елда – 1119,
1913 елда – 1685,
1920 елда – 1562,
1926 елда – 1050,
1938 елда – 1051,
1949 елда – 626,
1958 елда – 532,
1970 елда – 598,
1979 елда – 568,
1989 елда – 581,
2002 елда – 517,
2010 елда – 552,
2020 елда – 662 кеше (татарлар).