Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Чаллы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Биклән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Кызыл Юл» колхозы оештырыла. 1948 елдан поселокта – Молотов исемендәге (үзәк утары – Биклән авылы), 1958 елдан – Чкалов исемендәге (үзәк утары – Биклән авылы) колхозлар, 1998 елдан – «Биклән» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2017 елдан шул ук исемдәге агросәнәгать комплексы эшли.

Халкы башлыча терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 136,
1949 елда – 101,
1958 елда – 71,
1970 елда – 95,
1979 елда – 52,
1989 елда – 9,
2002 елда – 30,
2010 елда – 41,
2020 елда – 26 кеше (татарлар).