Тарихы

1735 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1848 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 ярма яргыч, тимерчелек, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1254,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Сәмәкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яңа тормыш» колхозы оештырыла. 1952 елда «Ленар» колхозына кушыла (үзәк утары – Сәмәкәй авылы), 1959 елда хуҗалыкның исеме – «Авангард» колхозы (үзәк утары – Сәмәкәй авылы), 1961 елда кабат «Ленар» колхозы (үзәк утары – Сәмәкәй авылы) дип үзгәртелә.

1997 елдан авылда – «Ленар» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча ит-сөт терлекчелеге, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда элек клуб эшләп килә, «Авылдашлар» мәчете (1995 елдан) бар.

Халык саны

1870 елда – 532,
1897 елда – 728,
1913 елда – 1016,
1920 елда – 970,
1926 елда – 674,
1949 елда – 262,
1958 елда – 184,
1970 елда – 196,
1979 елда – 145,
1989 елда – 97,
2002 елда – 80,
2010 елда – 95,
2020 елда – 152 кеше (татарлар).