Административ-территориаль буйсынуы

1930 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районына керә.

Хәзер – Комсомолец авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Комсомолец» совхозы оештырыла. 1978 елда хуҗалыкның исеме «КамАЗ» совхозы дип үзгәртелә. 1996 елдан поселокта «КамАЗ-Агро» акционерлык җәмгыяте эшли. 2006 елда «Камский Бекон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен дуңгызчылык комплексы төзелә.

Халкы башлыча терлекчелек белән шөгыльләнә, дуңгызлар асрый.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла (башта элекке дворян утарының беренче катында урнаша), 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (шул ук елда яңа бина төзелә). Мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (нигезләүчесе – А.А.Әгъләмова).

Поселокта балалар бакчасы (1986 елдан), «Арт-центр «Браво» мәдәният йорты (1999 елдан), китапханә (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1989 елдан), мәчет (2018 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сандугач», «Родник» һәм «Смайл» вокаль, «Лучики» һәм «Вдохновение» хореография коллективлары эшли.

Халык саны

1938 елда – 394,
1958 елда – 285,
1970 елда – 267,
1979 елда – 144,
1989 елда – 611,
2002 елда – 709,
2010 елда – 879,
2020 елда – 984 кеше (татарлар – 51%, руслар – 42%).