Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Марьина Пустошь буларак та искә алына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (алпавытлар арасында: XVIII йөз ахырында – кенәз П.Н.Волконский, 1843 елда – Татищевлар). 1803–1804 елларда авылга Новгород губернасының Кочкадей һәм Орловка-Власовка авылларыннан – 129, Саратов губернасыннан – 255, Владимир губернасыннан 30 ир-ат күчереп утыртыла. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук урман кисү һәм мич чыгару тарала.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1882 елда ачыла), җил тегермәне, поташ заводы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 633 дисәтинә тәшкил итә.

1900–1902 елларда алпавытлар С.А. һәм В.А.Татищевлар акчасына Никола чиркәве төзелә (2010 еллар башында торгызыла, псевдорус стилендәге дини архитектура истәлеге).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Князево авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Преображенский» совхозы оештырыла. 1931 елда хуҗалык «Новая деревня» колхозы итеп үзгәртелә. 1957 елдан – берләштерелгән «Татарстан» совхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1998 елдан – «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Феникс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Элек крахмал-патока заводы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, дуңгызлар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1962 елда –сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәп (1968 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1978 елда мәктәп «Татарстан» совхозы поселогына күчерелә.

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Айбагыр» керәшен фольклор, «Русский звон» рус фольклор, «Ялкын» театр, «Умырзая» һәм «Энҗе» хореография, «Надежда» ветераннар хоры коллективлары, 2015 елдан «Патриот» сугышчан дан музее (оештыручысы – Т.Е.Тузеева) эшли.

Халык саны

1795 елда – 34 ир-ат;
1870 елда – 982,
1897 елда – 615,
1913 елда – 732,
1920 елда – 742,
1926 елда – 463,
1938 елда – 458,
1958 елда – 360,
1970 елда – 313,
1979 елда – 453,
1989 елда – 356,
2002 елда – 140,
2010 елда – 200,
2020 елда – 209 кеше (руслар, татарлар).