Тарихы

1656 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, урман кисү тарала.

XIX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп, 1870 елгы мәгълүматлар буенча, 3 су тегермәне була. XX йөз башында 2 мәчет, мәктәп, тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2715,7 дисәтинә тәшкил итә.

1910 елда кыз балалар өчен мәктәп ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Калмаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда Киров исемендәге колхоз оештырыла (1950 елда хуҗалыкка Игенче авылы кушыла). 1958 елдан авылда – «Гигант» колхозы (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы), 1970 елдан – «Ильбухтинский» совхозы (үзәк утары – Ильбухтино авылы), 1991 елдан – бүленеп чыккан «Якты юл» колхозы (үзәк утары – Калмаш авылы; Игенче авылы белән бергә), 1999 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Калмаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1974 елда – сигезьеллык, 1976 елда – урта (яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан), «Яшьлек» мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан).

Мәдәният йорты каршында «Яшьлек» вокаль, «Сәйлән» фольклор коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан. Археология истәлеге – Калмаш авыллыгы (Имәнкискә культурасы) бар.

Халык саны

1762 елда – 28,
1795 елда – 106,
1811 елда – 133 ир-ат;
1870 елда – 849,
1897 елда – 1174,
1920 елда – 1538,
1926 елда – 1367,
1938 елда – 1061,
1949 елда – 664,
1958 елда – 563,
1970 елда – 509,
1979 елда – 700,
1989 елда – 959,
2002 елда – 930,
2010 елда – 1148,
2020 елда – 1408 кеше (татарлар).