Тарихы

1656 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Макарьево исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке экономик, 1764 елга кадәр – монастырь крестьяннары, Богородский монастырь милкендә булалар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше һәм урман кисү тарала.

1820 елда Макарий Желтоводский чиркәве төзелә (архитекторы – Ф.Н.Малиновский, 1936 елда ябыла, 2000 елда дин тотучыларга кайтарыла, 2009–2011 елларда реставрацияләнә; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Макарий Желтоводский чиркәве, земство мәктәбе (1866 елдан, 1903 елда кирпеч бина төзелә), 2 су тегермәне, ману бинасы эшли, шимбәләрдә базар, шулай ук ярминкәләр (25 июль, 22 сентябрь, 25 декабрь) уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6376,8 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл берничә тапкыр зур янгыннардан зыян күрә: 1885 елның 16 июлендә – 132 йорт, 1913 елның 16 апрелендә 124 йорт яна.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Кече Шилнә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елда – авыл хуҗалыгы коммунасы (рәисе – Я.К.Раздьяконов; 1923 елда авыл хуҗалыгы артеле итеп үзгәртелә), 1924 елда – «Смычка» авыл хуҗалыгы кредит ширкәте (1928 елда идарәсе Чаллыга күчерелә), 1930 елда «Труд» колхозы (беренче рәисе – П.С.Хазов) оештырыла.

1958 елдан авылда –«Гигант» колхозы (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы), 1970 елдан –«Ильбухтинский» (үзәк утары – Ильбухтино авылы; хуҗалыкка шулай ук Калмаш, Игенче авыллары керә), 1988 елдан – «Камский» (үзәк утары – Кече Шилнә авылы) совхозлары, 1996 елдан – «Камский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1934 елдан, 2020 елдан – яңа бинада), китапханә (2020 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

В.Ф.Лапочкин (1884–1980) – төбәк тарихчысы, Гражданнар сугышында катнашучы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 601,
1870 елда – 1271,
1897 елда – 1451,
1913 елда – 1630,
1920 елда – 1458,
1926 елда – 1162,
1938 елда – 948,
1949 елда – 677,
1958 елда – 436,
1970 елда – 445,
1979 елда – 293,
1989 елда – 220,
2002 елда – 262,
2010 елда – 346,
2020 елда – 545 кеше (руслар – 76%).