Административ-территориаль буйсынуы

1920 нче елларда нигезләнә.

ТАССРның Минзәлә кантоны Мыс Чаллысы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Калмаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Тырыш игенче» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Киров исемендәге (үзәк утары – Калмаш авылы), 1958 елдан – «Гигант» (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы), 1970 елдан – «Ильбухтинский» совхозы (үзәк утары – Ильбухтино авылы), 1991 елдан – бүленеп чыккан (Калмаш авылы белән бергә) «Якты юл» колхозы (үзәк утары – Калмаш авылы), 1999 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Калмаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеэшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2020 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.Т.Әхмәтвәлиева (1936 елда туган) – терлекче, савымчы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры.

Халык саны

1926 елда – 108,
1938 елда – 273,
1949 елда – 217,
1958 елда – 162,
1970 елда – 213,
1979 елда – 161,
1989 елда – 84,
2002 елда – 87,
2010 елда – 73,
2020 елда – 78 кеше (татарлар).