Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1920 елларга кадәр рәсми чыганакларда Козеева (Козяева, Кузеева) авылы буларак искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 887 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Теләнче Тамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Яңа юл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Гыймаев). 1958 елдан авылда – «Мәгариф» колхозы (үзәк утары – Теләнче Тамак авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда – клуб (мәчет бинасында), 1932 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Авылда мәчет (2016 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Д.Р.Әхмәтов (1936–2008) – комбайнчы, Социалистик Хезмәт Герое, Сарман районының «Үрнәк» колхозы рәисе (1969–1985), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

И.М.Кушаев (1933 елда туган) – журналист, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда – 87 ир-ат;
1870 елда – 422,
1906 елда – 718,
1920 елда – 739,
1926 елда – 439,
1938 елда – 485,
1949 елда – 302,
1958 елда – 286,
1970 елда – 250,
1979 елда – 202,
1989 елда – 117,
2002 елда – 75,
2010 елда – 87,
2020 елда – 94 кеше (татарлар).