Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, Кама пристаньнарында көнлекчелек тарала.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1012,5 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, икмәк саклау-сату кибете, 2 су тегермәне, 2 ярма яргыч, 3 бакалея кибете эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Борды авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 нчы елларда «Красный партизан» колхозы оештырыла. 1956 елдан авылда – Ленин исемендәге (үзәк утары – Борды авылы), 1960 елдан – «Правда» (үзәк утары – Борды авылы) колхозлары, 1970 елдан – «Чулпан» совхозы (үзәк утары – Борды авылы), 2001 елдан – «Борды» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2009 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар. Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан.

Халык саны

1870 елда – 519,
1897 елда – 1021,
1920 елда – 1347,
1926 елда – 714,
1938 елда – 868,
1949 елда – 877,
1958 елда – 461,
1970 елда – 486,
1979 елда – 370,
1989 елда – 208,
2002 елда – 188,
2010 елда – 190,
2020 елда – 169 кеше (татарлар).