Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Архангельское исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннарыкатлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, буяу-ману кәсебе тарала.

Халкы Е.И.Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар кузгалышында актив катнаша.

1731–1869 елларда авыл янында Шилнә бакыр кою заводы эшли.

1823 елда Троица чиркәве төзелә (1930 еллар башында ябыла, чаң манарасы сүтелә; 1993 елда торгызыла, архитекторлар В.А.Манукян һәм Т.Маннанова проекты буенча яңа чаң манарасы корыла; классицизм элементлары кергән барокко стилендәге архитектура истәлеге).

XX йөз башында земство училищесы, икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, 3 бакалея кибете эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Кече Шилнә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красная Шильна» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда – «Гигант» колхозы (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы), 1970 елдан – «Камский» совхозы (үзәк утары – Кече Шилнә авылы), 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1958 елда урта мәктәп ачыла. 1978–2012 елларда – башлангыч мәктәп, 2021 елга кадәр клуб, китапханә эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, «Изге ай» мәчете (2011 елдан) бар.

Халык саны

1795 елда – 424 ир-ат;
1870 елда – 1212,
1897 елда – 1157,
1913 елда – 1356,
1926 елда – 1269,
1949 елда – 1218,
1958 елда – 742,
1970 елда – 698,
1989 елда – 279,
2002 елда – 274,
2010 елда – 588,
2020 елда – 1946 кеше (татарлар, руслар).