Тарихы

1724 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сарсаз, Бичурина исемнәре белән искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крестьяннары һәм типтәрләр катлауларына бүленә, лашман йөкләмәсен башкара. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм итек тегү тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне була. XX йөз башында 3 мәчет (1885, 1892 һәм 1902 елларда төзеләләр), мәдрәсә, 3 мәктәп эшли, 1912 елда дүртенче мәчет корыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3434,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Биклән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл таң» колхозы оештырыла. 1948 елда, Бакчасарай, Никошновка авыллары, Кызыл Юл поселогы кушылганнан соң, хуҗалыкның исеме Молотов исемендәге колхоз дип үзгәртелә (үзәк утары – Биклән авылы). 1958 елдан авылда – берләштерелгән Чкалов исемендәге колхоз (үзәк утары – Биклән авылы, хуҗалыкка шулай ук Аулаш, Иштирәк, Мартыш авыллары керә; 1970 елда алар үзәге Иштирәк авылында урнашкан «Бүләк» совхозы булып бүленеп чыгалар), 1998 елдан – «Биклән» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2017 елдан шул ук исемдәге агросәнәгать комплексы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл янында Әлмәт балчык порошогы заводының бентонит балчыклар чыгару карьеры, 2 км ераклыкта Биклән тимер юл станциясе урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1888 елда Минзәлә урманчылыгы каршында авыл хуҗалыгы тармагына караган Биклән урман мәктәбе оештырыла, 1921 елда ул хәзерге Кукмара районына кергән Лубян авылына күчерелә (аның җирлегендә Лубян урман хуҗалыгы техникумы булдырыла).

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәчет бинасында), 1931 елда – җидееллык, 1935 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1935 һәм 1973 елларда яңа биналар төзелә). 1978 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее оештырыла.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1965 елдан), балалар бакчасы (1985 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Шатлык» хореография (1977 елдан, 1991 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Р.Ш.Гәрәева), «Хыял» театр (1975 елдан, 1980 елдан – халык театры, нигезләүчесе – А.А.Абдуллин), «Хәтфә» фольклор ансамбльләре эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Сабантуй» чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

М.Ә.Әхмәтшин (1889–1938) – дәүләт эшлеклесе, ТАССРның эчке эшләр халык комиссары (1921–1922), ТАССРның игенчелек халык комиссары (1926), ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисе (1927), ТАССРның эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары (1927–1928 );

Әюб ибне Исмәгыйль әл-Бикләни әл-Буби (1860 еллар – 1910 еллар) – хаттат, ташка уеп язучы;

Х.Ш.Мәрдиев (1895–1978) – колхоз җитештерүен оештыручы, 1941–1958 елларда – Чаллы районының Молотов исемендәге (1957 елдан Чкалов исемендәге) колхозы рәисе, Ленин, «Почет билгесе», ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

А.Г.Фәйзуллина (1954 елда туган) – филолог, филология фәннәре докторы, РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 143 ир-ат;
1859 елда – 1050,
1870 елда – 1304,
1897 елда – 2226,
1913 елда – 2886,
1926 елда – 2435,
1938 елда – 1934,
1949 елда – 1429,
1958 елда – 1470,
1970 елда – 2014,
1979 елда – 1715,
1989 елда – 1348,
2002 елда – 1279,
2010 елда – 1575,
2020 елда – 1700 кеше (татарлар).