Тарихы

1617 елга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Богородское исеме белән дә искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, якындагы пристаньнарга һәм елга судноларына яллану тарала.

Халкы Е.И.Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар кузгалышында актив катнаша (100 кешелек отряд туплана).

1814 елда Владимир чиркәве төзелә (совет чорында ябыла, 1993–2000 елларда торгызыла; ампир стилендәге дини архитектура истәлеге).

 Бәтке пристане XVIII йөз ахырыннан таныла, Кама елгасы аша күчерүдән алынган керемнәр чиркәү файдасына тотыла.

XX йөз башында авылда приход училищесы (1875 елда төзелә), май заводы (1960), 3 су тегермәне һәм 1 җил тегермәне, 2 сыраханә һәм 5 бакалея кибете, җомгаларда базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5647,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Бәтке авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда «Красный луч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.М.Закиров). 1934 елда кирпеч заводы белән берләштерелә, хуҗалык «Заря Востока» дип атала (үзәк утары – Бәтке авылы), 1935 елда исеме «Новая жизнь» колхозы дип үзгәртелә, 1958 елда, Кама поселогы һәм Круглое Поле авылы белән бергә, берләштерелгән Ильич исемендәге колхозга кушыла (үзәк утары – Бәтке авылы).

1970 елдан авылда – «Ворошиловский» совхозы (республикадагы иң эре яшелчәчелек совхозларының берсе), 2003 елдан – шул ук исемдәге акционерлык җәмгыяте, 2007 елдан – «Челны-Овощи» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан «Р-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда элек яшелчә консервлау заводы, төзелеш, транспорт һәм агросәнәгать предприятиеләре эшләп килә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1927 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1975 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1978 елдан), «Аленушка» балалар бакчасы (1983 елдан), табиблык амбулаториясе (1991 елдан), мәчет (2000 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ладушка» рус җыры (1986 елдан, 1994 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Г.И.Морозова), «Айс» хореография (2003 елдан, 2009 елдан – халык ансамбле, җитәкчесе – М.Ф.Лавренова), «Тургай» татар җыры ансамбльләре эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Бәтке I һәм II туктаулыклары (Буралы курган культурасы), Бәтке каберлеге (Буралы курган культурасы) табыла.

Халык саны

1795 елда – 594 ир-ат;
1859 елда – 1824,
1870 елда – 1995,
1897 елда – 1835,
1913 елда – 2165,
1926 елда – 1416,
1938 елда – 1363,
1949 елда – 1047,
1958 елда – 1434,
1970 елда – 1782,
1979 елда – 2234,
1989 елда – 2601,
2002 елда – 3749,
2010 елда – 3322,
2020 елда – 3707 кеше (руслар – 51%, татарлар – 46%).