Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Биклән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Бакчасарай» колхозы оештырыла. 1948 елдан авылда – Молотов исемендәге (үзәк утары – Биклән авылы), 1958 елдан – Чкалов исемендәге (үзәк утары – Биклән авылы) колхозлар, 1998 елдан – «Биклән» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2017 елдан шул ук исемдәге агросәнәгать комплексы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 251,
1949 елда – 225,
1958 елда – 181,
1970 елда – 173,
1979 елда – 156,
1989 елда – 87,
2002 елда – 74,
2010 елда – 71,
2020 елда – 68 кеше (татарлар).