Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантонына керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.

Хәзер – Яңа Бүләк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда «Агроном» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Яңа Бүләк» (үзәк утары – Яңа Буляк авылы), 1960 елдан – «Игенче» (үзәк утары – Яңа Буляк авылы) колхозлары, 1995 елдан – «Игенче» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеэшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 194,
1949 елда – 233,
1958 елда – 136,
1970 елда – 287,
1979 елда – 129,
1989 елда – 101,
2002 елда – 109,
2010 елда – 102,
2020 елда – 97 кеше (татарлар).