- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 21 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөз башыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Еремеево исеме белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук урман кисү, балта эше, мич чыгару, тимерчелек, руда чыгару, тегермәнчелек, приказчиклар һәм көтүчеләр булып эшләү тарала.
1792 елда приход халкы хисабына газап кичергән Андрей Стратилат һәм Николай Чудотворец хөрмәтенә престоллары белән өч престоллы Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә (сакланмаган).
1898 елда бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе ачыла.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 537 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Жуково авыл җирлеге үзәге.
1931 елда «Рассвет» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.И.Асташин). 1951 елда аңа – «Берлек» (үзәк утары – Берлек авылы), Киров исемендәге (үзәк утары – Яңа Колмәт авылы, хәзер сакланмаган), «Красные Тарханы» (үзәк утары – Кызыл Тархан авылы), 1958 елда «Красный борец» (үзәк утары – Иске Сумароково авылы, хәзер сакланмаган) колхозлары кушыла. 1963 елда К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Килдеш авылы) һәм Иоково авылы белән берләштерелгәннән соң, хуҗалыкның исеме К.Маркс исемендәге колхоз дип үзгәртелә, 1969 елда «Авангард» колхозы (үзәк утары – Килдеш авылы) бүленеп чыга.
1994–2007 елларда авылда «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе (2005 елда аңа «Память Яковлева» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылы) кушыла) эшли.
Халкы башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, «Колос» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, «Тетюшский» нәселле ат заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.
Октябрь революциясеннән соң башлангыч мәктәп ачыла, статусы берничә тапкыр алмашына, 1995 елда – урта, 2011 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда мәдәният йорты (2013 елдан), китапханә (1956 елдан, 1990 еллар ахырына кадәр элекке утар управляющие йортында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Мәдәният йорты каршында «Ромашки» вокаль ансамбле эшли (2014 елдан).
Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан.
1859 елда – 873,
1880 елда – 715,
1910 елда – 510,
1913 елда – 501,
1920 елда – 475,
1926 елда – 467,
1938 елда – 474,
1949 елда – 271,
1958 елда – 176,
1970 елда – 75,
1979 елда – 215,
1989 елда – 238,
2002 елда – 249,
2010 елда – 247,
2021 елда – 211 кеше (руслар – 70,6%, татарлар – 15,6%, чувашлар – 12,3%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.