Тарихы

1678 елдан Усад исеме белән мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу һәм тукучылык тарала.

1888 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1906 елда – 25 ир бала һәм 7 кыз бала, 1909 елда –30 ир бала һәм 2 кыз бала, 1915 елда 27 ир бала һәм 13 кыз бала укый).

 Халкы Красная Поляна авылының Успение чиркәвенә карый.

XX йөз башында авылда шулай ук 2 вак-төякләр кибете, су тегермәне һәм 3 җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1156 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Нармонка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Авангард» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – «Новый мир» колхозы (үзәк утары –. Нармонка авылы), 1995 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1997 елдан – «Тәтеш ит комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятенең «Нармонка» ярдәмче хуҗалыгы, 2001–2003 елларда «Тетюшская» агрофирмасы» ачык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элек башлангыч мәктәп (2014 елга кадәр), клуб эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлеге – Зеленовка шәһәрлеге (монголларгача чор һәм Алтын Урда чоры болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

В.А.Романчев (1932–1999) – механизатор, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгын механикалаштыручысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

М.И.Романычев (1923–2021) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Ленин, Октябрь Революциясе, беренче, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 127 ир-ат;
1859 елда – 409,
1897 елда – 790,
1908 елда – 812,
1920 елда – 816,
1926 елда – 762,
1938 елда – 871,
1949 елда – 522,
1958 елда – 440,
1970 елда – 253,
1979 елда – 200,
1989 елда – 130,
2002 елда – 107,
2010 елда – 99,
2021 елда – 78 кеше (руслар).