- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 20 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Янбохтино, Янбухтина буларак та искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шәгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1714 елда – агач Троица чиркәве, 1735–1741 елларда аңа алмашка Казан вице-губернаторы М.Н.Кудрявцев һәм приход халкы хисабына биш катлы чаң манарасы һәм Сергий Радонежский, Иоанн Богослов, архистратиг Михаил янкормалары белән бергә дүрт престоллы таш тереклек башлангычлы Троица чиркәве төзелә (неорус һәм неоготика юнәлешләрендәге соңгы чор бизәлешле барокко стилендәге дини архитектура истәлеге; ярымҗимерек хәлдә сакланган). Чолы авылы халкы да аның приходына карый.
1873–1876 елларда хосусый хатын-кызлар мәктәбе эшли, 1881 елда – бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе (1884 елда – 55 ир бала һәм 9 кыз бала, 1895 елда 38 ир бала һәм 4 кыз бала укый), 1893 елда хатын-кызлар чиркәү-приход мәктәбе (1895 елда – 15, 1909 елда – 40, 1915 елда 34 кыз бала укый) ачыла.
XX йөз башында шулай ук су тегермәне һәм 3 җил тегермәне, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2407,06 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Льяшево авыл җирлегендә.
1930 елда «Красный путиловец» колхозы оештырыла. 1963 елдан авылда – «Россия» (үзәк утары – Алабирде авылы), 1964 елдан – «13 лет Октября» (үзәк утары – Льяшево авылы), 1968 елдан, соңгысының исеме үзгәртелеп – «50 лет Октября» колхозлары, 1995 елдан – «50 лет Победы», 2001 елдан – В.В.Тихонов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәләре, 2002 елдан – В.В.Тихонов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003–2006 елларда «Восход» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – тулы булмаган урта, 1978 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елда ябыла.
Авылда мәдәният йорты (1970 елдан), китапханә (1913 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.
З.Х.Гали (Галиев) (1902–1941) – әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче;
Г.Н.Капитов (1939 елда туган) – монументалист рәссам, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
1782 елда – 481 ир-ат;
1859 елда – 1017,
1897 елда – 1237,
1908 елда – 1336,
1920 елда – 1375,
1926 елда – 1081,
1938 елда – 999,
1949 елда – 594,
1958 елда – 412,
1970 елда – 326,
1979 елда – 247,
1989 елда – 160,
2002 елда – 141,
2010 елда – 90,
2021 елда – 62 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.