Тарихы

1698–1699 еллардан мәгълүм. В XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, 1835 елда Уделлар ведомствосы карамагына тапшырыла. Бу чорда халкының төп шәгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә, 9 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1154,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән –Тәтеш районында.

Хәзер – Бакырчы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яңа юл» колхозы оештырыла. 1958 елдан, «Корыч» колхозы (үзәк утары – Түбән Тархан авылы) белән берләштерелгәннән соң, эреләндерелгән хуҗалык «Победа» дип атала. 1959 елдан авылда – «Алга» колхозы (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1995 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007–2014 елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Бакырчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (терлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

Элек клуб, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплесы (2020 елга кадәр) эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, «Харис» мәчете (1997 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.Ф.Габбазов (Габбасов) (1925–2007) – механизатор, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Ленин, Октябрь Революциясе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Х.Б.Камалиев (1950 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Ә.З.Минушев (1912–2000) – ТАССРның атказанган ветеринария табибы, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы, ике икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

Ф.Х.Минушев (19282015) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТАССР авыл хуҗалыгы министры (19671971), ТАССРның атказанган агрономы, Татарстан Республикасының, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры;

М.Т.Мөштәриев (1863–1937) – педагог, Хезмәт Герое;

С.Г.Насыйров (1929 елда туган) – механизатор, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгын механикалаштыручысы, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

Г.М.Халит (1915–1992) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТАССРның, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе;

Я.М.Халитов (1929–2016) – тәрҗемәче, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 550,
1897 елда – 858,
1913 елда – 1068,
1920 елда – 1029,
1926 елда – 1048,
1938 елда – 930,
1949 елда – 517,
1958 елда – 633,
1970 елда – 489,
1979 елда – 354,
1989 елда – 253,
2002 елда – 212,
2010 елда – 193,
2021 елда – 160 кеше (татарлар).