Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар ахырында нигезләнә. Беренче исеме – Кызыл Йолдыз.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Олы Тархан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда «Кызыл Йолдыз» колхозы оештырыла. 1931 елдан поселокта –«Эшчән» (үзәк утары – Олы Тархан авылы), 1943 елдан – шул ук елда кабат оештырылган «Кызыл Йолдыз» колхозлары, 1950 елдан – кабат «Эшчән» (үзәк утары – Олы Тархан авылы), 1963 елдан – «Алга» (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1970 елдан «Татарстан» (үзәк утары – Олы Тархан авылы) колхозлары эшли.

Мәдәният

Поселок янында археология истәлеге – Төкәш табылдыгы (Имәнкискә культурасы) ачыклана.

Халык саны

1949 елда – 167,
1958 елда – 113,
1989 елда – 10,
2002 һәм 2010 елда – даими яшәүчеләр юк.