Тарихы

1696 елга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Яңа Бидәңге буларак та искә алына.

1720 еллардан халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, 1835–1860 елларда Уделлар ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу һәм чүлмәкчелек тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 5 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1339,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Сөендек волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Бидәңге авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Ульяновка» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Әхмәдиев). 1951 елда аңа «Новая жизнь» колхозы (үзәк утары – Бурцево авылы, хәзер сакланмаган; 1970 елда Бурцево авылы Энгельс исемендәге колхозга (үзәк утары – Сөендек авылы) күчерелә) кушыла; 1959 елда, «Волга» колхозы (үзәк утары – Бессоново авылы) һәм Чапаев исемендәге колхоз (үзәк утары – Башчы авылы; 1970 елда Башчы авылы Энгельс исемендәге колхозга (үзәк утары – Сөендек авылы) күчерелә) белән берләштерелгәннән соң, хуҗалык «Волга» дип атала, 1989 елда аннан «Искра» колхозы (үзәк утары – Югары Тархан авылы) бүленеп чыга. 1995–2009 елларда авылда «Волга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Волга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хкҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – тулы булмаган урта (1975 елда яңа бина төзелә), 1983 елда – урта, 2009 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1930 еллардан), китапханә (1953 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчеть (1993 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.С.Арсланова (1960 елда туган) – педагог, филология фәннәре кандидаты;

С.И.Гасимова (1969 елда туган) – педагог, филология фәннәре кандидаты.

Халык саны

1859 елда – 809,
1897 елда – 1289,
1913 елда – 1576,
1920 елда – 1483,
1926 елда – 1430,
1938 елда – 1390,
1949 елда – 1092,
1958 елда – 959,
1970 елда – 878,
1979 елда – 699,
1989 елда – 483,
2002 елда – 419,
2010 елда – 371,
2021 елда – 283 кеше (татарлар).