- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 28 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1640 елларда татарларның Тайба авылы буларак нигезләнә. 1728 елда авыл әйләнәсендәге җирләрне прапорщик Фёдор Салманов сатып ала, шуннан соң торак пунктка хәзерге атамасы берегеп кала. XIX йөзнең икенче яртысында чыганакларда Глинки буларак (җирле алпавытлар фамилиясе буенча) искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.
1884 елда алпавыт С.С.Глинки һәм приход халкы хисабына агач Рождество Христова чиркәве төзелә (сакланмаган). Иске Колмәт һәм Яңа Льяшево Пүчинкәсе авыллары халкы да аның приходына карый.
XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1898 елда ачыла), 3 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 274 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Кошки-Яңа Тимбай авыл җирлегендә.
1930 елда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Д.С.Дмитриев). 1950 елдан, Крупская исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Колмәт авылы) һәм «Максимовка» колхозы (үзәк утары – Максимовка авылы) белән берләштерелгәннән соң, авылда – Крупская исемендәге колхоз, 1951 елдан – Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылы), 1963 елдан – кабат Крупская исемендәге колхоз, 1967 елдан – Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы; 1979 елда колхозның үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылына, 1990 елда Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылына күчерелә), 1995–2006 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Агро-союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, киләчәктә тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1964 елда аның өчен яңа бина төзелә, 2011 елда ябыла.
З.А.Лаврова (1933 елда туган) – савымчы, ТАССРның атказанган терлекчесе, Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.
1859 елда – 383,
1897 елда – 445,
1913 елда – 193,
1920 елда – 209,
1926 елда – 238,
1938 елда – 256,
1949 елда – 184,
1958 елда – 165,
1970 елда – 113,
1979 елда – 66,
1989 елда – 45,
2002 елда – 43,
2010 елда – 27,
2021 елда – 17 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.