Тарихы

XVIII йөздә, икенче фикер буенча, XVII йөз ахырында Льяшево авылы мордвалары тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Мордовская Тайба буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Салмановка авылының Рождество Христово чиркәве приходына карый.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда ачыла) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 608,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Кошки-Яңа Тимбай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красные починки» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.П.Царёв). 1950 елда, «Серп и молот» колхозы (үзәк утары – Чуаш Тайбасы авылы) белән берләштерелгәннән соң, аның исеме – «Серп и молот», 1951 елда, Крупская исемендәге колхоз (үзәк утары – Салмановка авылы) белән берләштерелгәннән соң – Ленин исемендәге колхоз, 1963 елда Крупская исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1967 елдан авыл Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы) биләмәсенә керә; 1979 елда колхозның үзәк утары Кошки-Яңа Тимбай авылына күчерелә, 1990 елда «Память Яковлева» колхозы (Кошки-Яңа Тимбай һәм Ивановка авыллары) бүленеп чыкканнан соң, авылда Ленин исемендәге колхозның үзәк утары урнаша, 1995–2006 елларда анда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Агро-союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1964 елдан), китапханә (1953 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

В.И.Неткасов (19292004) – педагог, шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 301,
1880 елда – 424,
1913 елда – 507,
1920 елда – 512,
1926 елда – 520,
1938 елда – 311,
1949 елда – 284,
1958 елда – 184,
1970 елда – 146,
1979 елда – 99,
1989 елда – 45,
2002 елда – 41,
2010 елда – 28,
2021 елда – 16 кеше (мордвалар, чувашлар, руслар).