Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новосёлки, Выселки Сумарокова буларак та искә алына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. Иске Сумароково авылының (хәзер сакланмаган) Рождество Христова чиркәвенә карый.

XX йөз башында җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 316,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Жуково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда КИМ колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Красный борец» (үзәк утары – Иске Сумароково авылы, хәзер сакланмаган), 1958 елдан – «Рассвет» (үзәк утары – Жуково авылы) колхозлары, 1963 елдан К.Маркс исемендәге колхоз эшли.

Халык саны

1859 елда – 111,
1897 елда – 153,
1908 елда – 181,
1920 елда – 176,
1926 елда – 233,
1938 елда – 234,
1949 елда – 119,
1958 елда – 105,
1970 елда – 59,
1979 елда – 23,
1989 елда – 3,
2002 елда – 1 кеше (рус),
2010 елдан даими яшәүче юк.