- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 25 км төньяктарак урнашкан
1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Никифорово буларак искә алына.
1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (XIX йөз уртасында Х.П.Куприянов, аннан соң Е.Х.Куприянова һәм аның ире Н.А.Фигнер – «Народная воля»ның Башкарма комтеты әгъзасы В.Н.Фигнерның әти-әнисе милкендә булалар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Авылда алпавыт утары урнаша. 1867 елда земство мәктәбе ачыла, 1879 елда ябыла. 1885 елда П.Н.Фигнер һәм П.Х.Куприянов хисабына төзелгән йортта кабат эшли башлый (1886 елда – 88 ир бала һәм 13 кыз бала, 1896 елда – 35 ир бала һәм 9 кыз бала, 1906 елда 47 ир бала һәм 28 кыз бала укый).
1903 елда О.Н.Флоровская (В.Н.Фигнерның бертуганы) башлангычында һәм актив катнашында китапханә ачыла.
1878 елда Е.Х.Фигнер һәм приход халкы хисабына архитектор П.В.Тихомиров проекты буенча өч престоллы агач Казан Мәрьям Ана чиркәве төзелә (үзгәртеп корылган хәлдә сакланган).
XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, җил тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1484,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Никифоровка волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Зур Әтрәч авыл җирлегендә.
1931 елда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. Соңрак – «Заря», 1950 елда, Каганович исем колхоз (үзәк утары – Васильевка авылы, хәзер сакланмаган) кушылганнан соң, Каганович исеме ала, 1959 елдан – кабат «Заря» (үзәк утары – Кече Әтрәч авылы), 1963 елдан Вахитов исемендәге колхоз (1970 еллар ахырында – 1980 еллар башында үзәк утары Зур Әтрәч авылына күчерелә) дип атала. 1990 елдан авылда – «Ирек» колхозы (үзәк утары – Кече Әтрәч авылы), 1995–2006 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (терлекчелек, үсемлекчелек).
Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1970 елларда ябыла, 1980 елларда кабат эшли башлый, 2013 яңа елда бер катлы кирпеч бина төзелә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.
В.Н.Фигнер (кияүгә чыккач – Филиппова) (1852–1942) – Россиядә народниклык хәрәкәтендә катнашучы, «Народная воля»ның Башкарма комитеты әгъзасы, язучы;
Л.Н.Фигнер (кияүгә чыккач – Стахевич) (1853–1920) – революционер, народниклык хәрәкәтендә катнашучы, «Народная воля» партиясе әгъзасы;
Н.Н.Фигнер (1857–1918) –опера җырчысы (тенор);
О.Н.Фигнер (кияүгә чыккач – Флоровская) (1862–1919) – революционер, народниклык хәрәкәтендә катнашучы, «социалистлар-федералистлар» төркемен оештыручыларның берсе;
П.Н.Фигнер (1855–1916) – инженер.
Авыл зиратында Е.Х.Фигнер кабере өстендәге чуен билге-кәшәнә (псевдоренессанс стилендәге мемориаль корылма) сакланган, янәшәсендә Н.А. һәм П.Н.Фигнерлар каберләре урнашкан.
1782 елда – 343 ир-ат;
1859 елда – 463,
1897 елда – 697,
1908 елда – 810,
1920 елда – 660,
1926 елда – 493,
1938 елда – 450,
1949 елда – 345,
1958 елда – 204,
1970 елда – 162,
1979 елда – 128,
1989 елда – 85,
2002 елда – 77,
2010 елда – 68,
2021 елда – 54 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.