Тарихы

1647–1651 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Починок Мертюбяков исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, җил тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1277,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Никифоровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Зур Әтрәч авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «25 нче Октябрь» колхозы оештырыла. Соңрак исеме – «Октябрьнең 25 еллыгы», 1959 елда, «Алга» колхозы (үзәк утары – Зур Әтрәч авылы) һәм Каганович исемендәге колхоз (үзәк утары – Никифоровка авылы) белән берләштерелгәннән соң – «Заря», 1963 елда Вахитов исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1970 еллар ахырында – 1980 еллар башында үзәк утар Зур Әтрәч авылына күчерелә, 1990 елдан авылда – «Ирек» колхозының, 1995–2006 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының үзәк утары урнаша.

Халкы башлыча «Нур» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (2016 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

1954 елда авыл янында XIV йөзгә нисбәтле 14270 данә алтын һәм көмеш акчалардан торган Кече Әтрәч II хәзинәсе табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Гарифуллин (1966 елда туган) – инженер-технолог, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты;

З.Ә.Ибәтова (1983 елда туган) – мәгариф эшлеклесе, педагогия фәннәре кандидаты;

И.Х.Мияссәрова (1950 елда туган) – педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге бүләк лауреаты;

Р.Г.Фәйзуллина (1943–2021) – шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе, 3 нче дәрәҗә «Ана даны» ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 93 ир-ат;
1859 елда – 711,
1897 елда – 1246,
1908 елда – 1510,
1920 елда – 1273,
1926 елда – 753,
1938 елда – 851,
1949 елда – 693,
1958 елда – 570,
1970 елда – 602,
1979 елда – 484,
1989 елда – 338,
2002 елда – 293,
2010 елда – 252,
2021 елда – 199 кеше (татарлар).